Быелгы кыш безне кар белән шатландырды, урамнар һәм ишегаллары ак шәл ябынды. Шулай да, гражданнарның иминлеге һәм уңайлылыгы өчен урамнар, ишегаллары, юллар үз вакытында җыештырылырга тиеш.
Урыссу поселогында иртә таңнан кичкә кадәр кар чистарту эшләре дәвам итә.
Кичә "Төзекләндерү" МУП автостанция янындагы территориядән җыелган карны чыгаруны оештырды. Алар мәгълүматларына караганда, барлыгы 3000 куб.м кар чыгарылган. Узган елда бу чорда чыгарылган кар күпкә азрак.