Ютазы районы хакимияте иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга аерым игътибар бирә. Шул ук вакытта Урыссуда шәһәр киңлеген төзекләндерү өчен файдаланыла торган кече архитектура формаларына карата вандаллык һәм аларны вату очраклары даими теркәлә.
Әйтик, Чкалов исемендәге паркта билгесез кешеләр эскәмияләрне вата. Тәртипсезләр берничә тактаны тартып алган. Урыссу урамындагы эскәмияләр белән дә шундый ук хәлне күзәтергә була.
Күпчелек очракта моны балалар эшләвен танырга кирәк. Без аларны җәмәгать милкен сакларга өйрәтми торып, вәзгыять үзгәрмәячәк. Әгәр сез вандализм акты шаһиты булсагыз, битараф калмагыз, юньсезләрнең гамәлләренә чик куегыз, шулай ук полиция бүлегенә мәҗбүри рәвештә хәбәр итегез.
"Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе" МУП хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урам эскәмияләрен торгызу эшләре бара.
https://vk.com/jutaza_official