Иске Урыссу урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Урыссу авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Әминова Ф. Г. янында кунакта булдылар

2022 елның 11 феврале, җомга

Парламент дәресенә багышланган чаралар кысаларында Иске Урыссу урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Урыссу авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Әминова Ф.Г. янында кунакта булдылар. Ул җирле үзидарә башкарган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар турында бәян итте. Балалар бик теләп үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International