Урыссуның 3 санлы мәктәбендә яшьармиячеләр өчен "Мин-гражданин. Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән темага поселок Советы депутаты катнашында семинар узды

2022 елның 11 феврале, җомга

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә Яшь армиячеләр өчен "Мин-гражданин. Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән темага поселок Советы депутаты, "Теплосервис" МУП директоры Гарипов Равил Миңнехан улы катнашында узды. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нигъмәтуллин Р.Ф. алып барды. Равил Миңнехан улы депутатлар эшчәнлеге, эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар актив рәвештә җитәкче булу авырмы, Равил Миңнеханович үз хезмәткәрләрен фамилияләре буенча беләме, спортның нинди төре белән шөгыльләнүе, мәктәптә нинди фән яратуы һәм буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүе турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International