Үзәк китапханәдә «Өлкәнәергә вакыт яки минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде

2022 елның 12 феврале, шимбә

11 февраль көнне Үзәк китапханәдә 2нче мәктәпнең 7А сыйныф укучылары өчен «Өлкәнәергә вакыт яки минем булачак һөнәрем» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде. Чара башында Гөлшат Ризванова укучыларга дөньяда 50 меңгә якын төрле һөнәр барлыгы турында сөйләде, шуларның 100 генә еш телгә алына. Хәзерге тормышта күп кенә яңа белгечлекләр барлыкка килде, шуңа күрә теге яки бу һөнәр файдасына сайлау - катлаулы, әмма кирәкле эш.

Кызыклы формада балаларга «... хәрефенә һөнәр исемен әйт», «Иң - иң», «Профсловарь», «Һөнәрне рәсемгә төшер», «Минем һөнәри шәҗәрәм» һ.б. темаларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Катнашучылар игътибарына «Һөнәрләр дөньясы» дигән видеоролик күрсәтелде, ул ялгышмас өчен булачак һөнәрне сайлау процессында нигез итеп нәрсәне алырга кирәклеге турында сөйләде. Чара "Барлык эшләр дә яхшы - барлык һөнәрләр дә мөһим» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән һөнәрләр турында китаплар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International