Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә ведомствоара федераль мәгълүмат системалары эшендә техник проблемалар турында

2022 елның 12 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү линиясе буенча ведомствоара федераль мәгълүмат системалары эшендә техник проблемалар турында хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан бүлекчәләренә килүне  планлаштырган гражданнарның визитларын киләсе атнага күчерүләрен сорыйбыз.

2022 елның 12 һәм 13 февралендә кабул итүгә язылган гражданнарның 30% ташлама белән түләнгән түләү документларын куллану мөмкинлеге сайланган башка көнне тәэмин ителәчәк.

Гражданнарны кабул итү соңгы мөрәҗәгать итүчегә кадәр башкарылачак.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

 

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International