Ютазы районы хатын-кызлар советы “2022 елдагы Татарстан чаңгы юлы" чарасында

2022 елның 12 феврале, шимбә

Бүген, 12 февраль көнне, Ютазы районының «Дубравушка» балалар-сәламәтләндерү лагере базасында «Татарстан чаңгы юлы - 2022» ХХХІХ массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Гадәттәгечә, быелгы ярышларда да Ютазы районы хатын-кызлар советы вәкилләре катнашты. Мәсәлән, Урыссу авыл җирлегеннән генә дә 5 иң актив һәм спорт сөюче  хатын-кыз Иске Урыссу авылы хатын-кызлар советы рәисе Зира Кашапова җитәкчелегендә чаңгы ярышларында көч сынашты. Зира Габбасовна мондый чараларда үзе дә даими катнаша, әмма бүген ул хатын-кызлар советының башка әгъзаларын да алып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International