Ютазы районында "Татарстан чаңгы юлы - 2022" чарасы узды

2022 елның 12 феврале, шимбә

"Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Татарстан чаңгы юлы – 2022» XXXIV Бөтенроссия массакүләм ярышлары кысаларында узышлар оештырылды.

Әлеге ярышларда 27 командадан 100дән артык кеше - мәктәп укучылары, район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре һәм эшчеләре, спорт сөючеләр катнашты. Бу көнне чаңгы юлында беренче адымнарын ясаган балаларны да,  чаңгы спорты техникасын бик яхшы үзләштергән профессионалларны да күрергә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International