Су каналы да су чисталыгы өчен көрәшә

2022 елның 12 феврале, шимбә

«Уруссу-Водоканал» ҖЧҖнең төп эш фронты - суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен эксплуатацияләү, капиталь һәм агымдагы ремонт.

Әлеге предприятие 2001 елдан бирле эшли. Урыссу бистәсенең бүгенге көндә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару системасы бар. Сүз уңаеннан, Урыссудагы үзәк канализация системасына барлык күпфатирлы йортлар һәм шәхси сектордагы кайбер йортлар тоташтырылган. Ә нәкъ менә Пушкин, Болын һәм шагыйрь Сирин урамнары буенча.

Күпчелек шәхси йортларда автоном канализация системасы - шамбо бар. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, әле күптән түгел генә район үзәге һәм авыл җирлекләре урамнарында су колонкалары куелган иде. Суга чиләкләр һәм көянтәләр белән йөрдек, шулай ук велосипедларга су өчен канистрлар һәм су сыемнары урнаштырып йөри идек. Районга үзәк су белән тәэмин итү рәвешендә цивилизация килгәч, шәхси йортларга да су керде.

2000 елда файдалануга тапшырылган Чатра су алу җайланмасыннан килгән су халыкка ошады. Әлеге су чыганагы Урыссу бистәсеннән 15 километр ераклыкта Акбаш янында урнашкан. Биредә һәрберсе 400 кубометр сыйдырышлы ике резервуар бар. Су алу җайланмасында гамәлдә булган тугыз скважина эшли, аларның икесе - 2006 елда борауланган, берсе  - 2010 елда. Чатра су алу җайланмасыннан Урыссу поселогы, Димтамак, Әбсәләм, Тарлау, Ютазы, Акъюл һәм Байлар авыллларын су белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла.

Аксакүл су алу җайланмасын төзү елы - 1976 нчы ел. Ул Аксакүл тавында Урыссу поселогыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге су алу җайланмасының сыйфаты характеристикалары Чатраныкыннан  бераз калыша. Урыссу бистәсендә су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, Урыссу ГРЭСы җиһазларын эксплуатациядән чыгаруга турыдан-туры бәйле. Нәтиҗәдә, Урыссуның күп фатирлы йортлары индивидуаль җылытуга күчерелде. Урыссулыларны ул вакытта "су җитәрме? – дигән сорау борчыды. Җитәр, дип җавап бирде җирле хакимият, озак еллар резервта торган Аксакүл су алу җайланмасы бар. Бүгенге көндә су белән тәэмин итү проблемасы юк, әлбәттә. Әмма башка проблема бар - эчәргә яраклы дигән суның сыйфаты.

- Халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен яңа су әзерләү станциясе төзергә кирәк, - дип дәвам итә предприятие директоры. - Предприятиенең чистарту корылмалары мораль яктан искергән һәм үз эшен тулысынча үти алмый. Бу мәсьәләне без Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында күтәрдек. Бүгенге көндә ул карап тикшерүдә - проект документациясе әзерләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, су әзерләү, ягъни суны санитар нормаларга туры китерү - арзан эш түгел. Моннан тыш, без шулай ук Чатра су алу җайланмасында өстәмә бораулау мәсьәләсен дә карыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, Урыссу су каналы мөмкинлекләре – елына 450 000 кубометр. Халыкның суга бүгенге ихтыяҗы - елына 411 000 кубометр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International