Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2022 елның 14 февраленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән) булган томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобиль томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән сакланырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тормозга басулардан котылырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләрне кисәтү зарур. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, саклык артык булмаячак.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.