Бәйрәмнәр таҗы – Сабантуй!

2013 елның 7 июне, җомга

Бәйрәмнәр таҗы – Сабантуй!

 

Хөрмәтле ютазылылар, Сабантуй кунаклары! Сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән кайнар котлыйм!

Сабан туеның тамырлары бик борынгы чорларга барып тоташа. Ул кыр эшләре тәмамлану уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе булган. Бу тантанада татар халкының иң күркәм сыйфатлары – эшчәнлеге, сабырлыгы, чаялыгы, камиллеккә омтылышы, күрше хакын хаклый белүе, кунакчыллыгы чагылыш таба.

          Бүген Сабан туе мәйданы төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштерә. Бу бәйрәм татар мәдәниятен тагын да киңрәк таныту, тынычлыкны һәм иминлекне ныгыту кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Анда катнашучылар бер үк вакытта, спорт ярышларында катнашып, бик күп уңай тәэсирлэр ала, алдагы елга көч туплый.Татар милли мәдәниятен үстерүгә армый-талмый хезмәт итүчеләр, оештыручылар һәм энтузиастлар, шулай ук бәйрәмдә катнашучы халык тырышлыгы белән Сабан туе данлыклы мәдәни-тарихи елъязмабызга бик күп якты сәхифәләр язачак әле!

          Һәммәгезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм гаилә иминлеге телим! Өстәлләребез тулы, табыннарыбыз мул, тормышларыбыз тыныч булсын. Сабан туеның якты рухы шатлык хисләре уятсын, уңышларга рухландырсын, күңелләрегезгә канат куйсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International