Россия Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты (алга таба – Департамент) 2022 елның 26 гыйнварындагы 07-484 номерлы хат урынына "Уңышка юл” мәгариф программасының “Синергия” университеты тарафыннан үткәрелә торган шартларын үзгәртү турында хәбәр итә. Әлеге проект «Россия тимер юллары» ААҖдә алга таба эшкә урнаштыру өчен IT-белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Анда катнашу өчен 8 нче сыйныфта укучы һәм төгәл фәннәргә кызыксынучан балалар чакырыла. 8-9 сыйныфларда уку белән беррәттән, балалар «Россия тимер юллары» ААҖ өчен профильле югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына керү максаты белән интенсив әзерлек узачаклар.
/file/jutaza/File/путь к успеху2(1)(1).pdf