Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгы белән котлыйм!

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу көнне Әфганстан Демократик Республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты катнашуы тәмамланды. Әфган сугышында 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданы һәлак булды. Ютазы төбәге дә үзенең өч улын югалтты.

 Мәңгелек дан аларга...

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар!

Сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгы белән котлыйм!

 

Әфганстан җирендә озак ел дәвамында, үз интернациональ бурычын үтәп һәм Ватаныбызның Көньяк чикләренең куркынычсызлыгын саклап, безнең гаскәрләрнең чикләнгән контингенты составында безнең районнан килгән яшь егетләр дә кыю көрәштеләр. Алар барысы да бу җитди сынауны батырларча үтәде һәм намусларына тап төшермәделәр.

 

Әфган сугышы илебез тарихына ныклык һәм каһарманлык символы буларак, сугышчан батырлык билгесе буларак язылган. Әлеге сугыш халкыбызның, үз улларын югалткан әти - әниләрнең хәтерендә мәңге җуелмас. Бүген без планетаның "кайнар нокталарында" үзләренең хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән һәм батырларча үтәгән барлык сугышчыларга хөрмәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерәбез, хәрби заданиедән әйләнеп кайтмаганнарны искә алабыз…

 

Хөрмәтле әфганчы-ветераннар, сугышчы-интернационалистлар, сезнең хәрби каһарманлыгыгыз һәм бүгенге көндә иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

 

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек телим!

 

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International