Урыссу поселогында сугышчы-интернационалистларны искә алу мемориалы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган митинг узды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Район халкы, Әфган җирендәге күптәнге вакыйгаларда катнашучылар сугыштан кайтмаган якташларын искә алдылар. Юрий Козин, Фәһим Мияссаров, Альберт Камалетдинов исемнәре гранит стелага мәңгегә язылган. Алып баручыларның төрле кан коюларны һәм хәрби конфликтларны фаш иткән тавышлары набат кебек яңгырады. Менә салкын җилдә кайчандыр чит ком чүлендәгедәй җирдә эссе кояш астында сугышкан әфган ветераннары тора. Алар ул юлларны, ул борчу-хәвефләрне  һәм анда башларын салган дусларын һич онытачак түгел. Митингта катнашучылар кулында байраклар җилферди, канәфер чәчәкләре “яна”, репродуктордан патриотик җырлар агыла. Яшьармиячеләрнең җитди йөзләре, ыктымат буй-сыннары монументка веноклар салу вакытын түзмсезлек белән көтә. Мохит үзе тантана белән сугарылган. Бүгенге дата шуны искәртә – дөнья бер көнне һәм мәңгегә барлык сугышларны җиңгән булырга тиеш.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузановның, район әфганчылары Советы рәисе Ренат Кадыйровның чыгышлары нәкъ менә шул фикер яңгырады. Кульминация мизгелләре булып монумент янына рәхмәтле ютазылылардан кызыл чәчәкләр һәм гирляндалар куелуы торды. Һәлак булган сугышчыларны  искә алу, аларга югары бәя бирү максатында райондашларыбыз агылды да агылды. Салкын плитәдә - тере чәчәкләр...

 

Роза Әхмәдиева

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International