Теләсә кайсы салым органында бушлай квалификацияле электрон имза алырга мөмкин

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Квалификацияле электрон имза киң куллану спектрына ия:

- барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;

- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү» сервисы аша тапшырганда.

Квалификацияле электрон култамга ачкычын теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин. Эшмәкәрләргә электрон култамганың квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, USB-төп мәгълүмат чыганагын, сертификацияләнгән Россия ФСТЭКы тапшыру һәм идентификация процедурасын узу мөһим. Квалификацияле электрон имза чыгаруга гаризаны онлайн «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша бирергә, йә теләсә кайсы салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны www.nalog.gov.ru Россия Федераль салым хезмәте сайтында  «Как и где получить электронную подпись?» бүлегендә алырга мөмкин яисә Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International