Кышын актив ялдан да яхшырак ял юк, хәтта урамда җил булса да. Мондый һава торышы булганда чаңгыда йөрү актуаль түгел, ә менә тимераякта шуу - иң таманы.
15 февраль көнне Урыссу башлангыч мәктәбендәге башлангыч сыйныфлар атналыгы нәкъ менә сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. 4 нче сыйныф укучылары бозда буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен "Энергия" стадионындагы шугалакта очраштылар. Тимераякта шуу бер үк вакытта спорт төре дә, хәрәкәт активлыгының ял белән шөгыльләергә мөмкинлек биргән уникаль төре дә булып тора.