Балалар иҗат үзәге базасында "Тылсымлы әвәләп ясау" остаханәсендә балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс уздырылды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Аны Гөлнара Мәсхут кызы Гобәйдуллина үткәрде. Мәктәпкәчә белем бирү педагогы балчыктан йөрәк рәвешләре белән бизәлгән бокаллар ясау буенча үз осталыгы белән бик теләп уртаклашты.

Һичшиксез, балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-классларга килегез һәм үзегезне бу осталыкта сынап карагыз, бу эш балаларга да өлкәннәргә дә ошаячак! Сез үз кулларыгыз белән бокаллар, гадәти булмаган сыннар, эшләнмәләр ясарга өйрәнәсез. Гөлнара Мәсхутовна балчыкны ничек дөрес итеп әзерләү, махсус инструментлар белән идарә итү кебек әвәләп ясау серләре белән уртаклашачак. Бу шөгыль иҗади затлар өчен генә  туры килеп калмыйча, гамәли сәнгать белән беркайчан да шөгыльләнмәгән кешеләрне дә битараф калдырмас. Бәлки, монда сезнең талантыгыз ачылыр һәм бары җиңел хәрәкәтләр белән генә сез үзегезнең шәхси шедеврларыгызны иҗат итә алырсыз. Бу бер эшкә игътибар туплап, проблемалардан арынуның  иң яхшы ысулы.

 

https://vk.com/id318490334

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International