Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.7 статьясы нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер суд карары үз көченә кергән көннән өч эш көне эчендә үзенең яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә, яки суд карарында судья тарафыннан күрсәтелгән ЮХИДИ бүлекчәсенә машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш.
Таныклыкны тапшырудан баш тарткан очракта, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы өзелә. Ул әлеге җәзаны үтәтүче юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе органына автомобиль йөртүче таныклыгын тапшырганнан соң гына яки аны югалту турында гариза тапшырганнан соң гына дәвам итәчәк. Әгәр автомобиль йөртүче таныклыгын тапшырудан баш тарта икән, аңа таныклыкның гамәлдә булу срогы чыккач, аны алмаштыра алмаячагын исәпкә алырга кирәк, чөнки РФ ЮХИДИ базаларында суд карары үтәлмәгән дип санала.
2022 елның 15 февраленә Ютазы районында транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм машина йөртү таныклыгын тапшырудан төрлечә тайпылып йөрүче 4 граждан исәпләнә.
Машина йөртүче суд карары үз көченә кергән көннән башлап махсус хокуктан мәхрүм ителгән дип санала. Шул ук вакытта ул транспорт чарасы белән идарә итсә, ул РФ КоАП 12.7 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак, бу исә утыз мең сум күләмендә штраф салу яки унбиш тәүлеккә административ арест салу, йә йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару рәвешендә административ җәзага тартылачак. Шул ук вакытта ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус стоянкага күчерелә. Мәхрүм итү вакыты машина йөртү таныклыгын алган мизгелдән исәпләнәчәк.
Әгәр гражданин РФ КоАП 12.8, 12.26 статьялары буенча транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, инспектор тарафыннан җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча җинаять эше билгеләре ачыклану турында рапорт төзелә һәм материаллар җинаять җаваплылыгына тарту турындагы мәсьәләне хәл итү өчен сорау алу органнарына тапшырыла.
Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы чыккач, машина йөртүче таныклыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшергәннән һәм элек салынган барлык административ штрафларны түләгәннән соң гына кире кайтарыла. Шофер исерек килеш руль артына утырган өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, медицина тикшерүе узудан баш тарткан яки юл-транспорт һәлакәтләреннән соң хәмер кулланудан баш тарткан очракта, машина йөртү таныклыгын кире кайтару өчен аңа медицина бәяләмәсе да кирәк булачак. Траспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карарларны үтәү тәртибе РФ КоАП 32.6 статьясында язылган.
Әгәр судья гражданин мөнәсәбәтендә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында 2013 елның 1 сентябренә кадәр хокук бозу буенча карар кабул иткән булса, әмма әлегә кадәр таләп итмәсә, бу очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тикшерү уздырмыйча гына(имтихансыз) машина йөртү таныклыгын кире кайтарыла.
Марс Гәрәев Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы