Әбсәләмдә яшәүче Рәймә Габдрәфикова грамотасызлыкны бетерүдә катнашкан

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Әбсәләм авылында яшәүче Рәймә Габдрәфыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

 

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады һәм истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Аның котлауларына Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, олы яшьтәге хатын-кызларның туганнары һәм якыннары да кушылды.

 

Менә ул -гади булмаган тормыш сукмаклары белән узган чал чәчле апа утыра. Бъгенге кцндщ инде булмаган Әптекәш авылында туып-үскән юбиляр әтисен иртә югалта. Ул фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Гарәп хәрефләре белән хатлар яза. Дүрт баласы белән калган әнисе балаларына кычкырып китаплар укый. Рәймә һәрвакыт:

 

- Әтигә яз, без дә аның хатларын укый алырлык итеп, хатларны безнең хәрефләр белән язсын, дип әйтә торган булган.

 

Иртә өлкәнәйгән кыз кечкенәдән колхоз кырларында эшли. Басуга беренче чыгу юлын ул гомер буе хәтерендә калдыра. Ул чиксез диңгез шикелле ачык зәңгәр төстәге җитен кырын утавын  гомерлеккә исендә калдырган.

 

Балалар иҗат үзәге базасында гомуми белем бирү учреждениеләренең яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары арасында “Куркынычсыз шәһәрчек” макетлар конкурсы узды

16 февраль 2022 ел., чәршәмбе

 

Һәр  яшь инспекторлар хәрәкәте отряды компетентлы жюрига үз эшен тәкъдим итте, аның составына педагоглар гына түгел, ЮХИДИ, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ хезмәткәрләре дә керде.

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International