Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә район советының утырышлар залында террорчылыкка каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Җәмәгать иминлеген саклау буенча полиция подполковнигының начальник урынбасары Әнвәр Сәлимгәрәев катнашучыларны ТР Эчке эшләр министрлыгының “Милли бәйрәмебез Сабантуй уздыру вакытында җәмәгать урыннарында тәртип саклау, һәм кеше күп җыелган урыннарда тагын да уяулыкны көчәйтү...” турындагы приказ белән таныштырып үтте.Шулай ук киңәшмәдә ТР буенча ОУ ФСБ РФ нең Азнакай шәһрендәге бүлек начальнигы Хәкимов Ильгиз Марлис улы да катнашты. Ул җирлек башлыкларына, миграция хезмәткәрләренә элеккеге союздаш республикалардан һәм бигрәк тә Урта Азиядән кайтучыларга игътибарлы булырга чакырды. Районның тормыш өчен куркыныч булган объектларында куркынычсызлык саклау темасы элеккеге утырышта күтәрелгән иде инде. Оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә күзәтү камералары урнаштыру буенча һәм башка куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча УГРЭС, “Электросоединитель” заводы, “Урыссу химия заводы” һәм башка объектларның җитәкчеләре тыңланылды.