Үзәк китапханәдә «Яңарыш» клуб берләшмәсе катнашында «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде

2022 елның 18 феврале, җомга

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Үзәк китапханәдә «Яңарыш» клуб берләшмәсе катнашында «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.

 

Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова «халык мәдәнияте» төшенчәсе турында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде, халыкның көнкүреше, бәйрәмнәре, халык-гамәли иҗаты һәм мәдәни традицияләре белән таныштырды. Чарада катнашучылар «Халык традицияләре», «Ашыгыз тәмле булсын», «Дусларча ярдәм», «Туган тел» биремнәрен үтәделәр, «Йөзек» һәм «Түбәтәй» уеннарында катнаштылар. Чара ахырында «Гореф-гадәтләрнең тере чишмәсе» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда халык фольклоры, рецептлар, халык һөнәрләре турында китаплар тәкъдим ителгән иде. Чарада актив катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алдылар. Очрашу күңелле һәм эмоциональ узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International