Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 16-27 февраль көннәрендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс һәм компьютер грамоталылыгы " дигән социологик тикшеренү уздыра.
Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының финанс һәм компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен өйрәнү, финанс хезмәтләре һәм компьютер технологияләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.