2022 елның 19 февраленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез һава торышы көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран;
җил көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә;
бозлавык;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар.