Яшь музыкантлар өчен "Иртәгәнең булачак йолдызлары» республика программасы инде сигез елдан артык дәвам итә.
Бу вакыт эчендә анда Татарстан Республикасы музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат берләшмәләреннән 2000нән артык сәләтле бала катнашты. «"Иртәгәнең булачак йолдызлары» республика программасы академия музыка белеменең, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, сәләтле укытучыларның дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән иде”, - дип сөйләде La Primavera проектының һәм оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Елга бер тапкыр Рөстәм Абязов музыка мәктәпләре укытучылары белән бергә балаларны тыңлый, аның нәтиҗәләре буенча гала-чыгышлар программасы формалаштырыла. Аларда яшь пианистлар, скрипкачылар, флейтачылар, вокалчылар, хорлар һ.б. катнаша.
2022 елның 16 февралендә Бөгелмә шәһәрендә беренче тапкыр әлеге проектта Урыссу балалар сәнгать мәктәбеннән педагог Камалиева Әлфия Мөгътәбәр кызы классыннан фортепиано бүлеге укучылары Габдрахманова Диана һәм Шәрипов Данияр катнашты.
Маэстроның нәтиҗә ясавын көтәбез!