"Психологик иминлеккә адымнар" дигән республика психологик атнасы кысаларында Урыссуның 1 санлы мәктәбендә ата-аналар җыелышында психолог Әдилә Сәлимгәрәева "Гаилә мохитен булдыруга ярдәм итүче нәтиҗәле балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен формалаштыру" дигән тема белән чыгыш ясады. Шулай ук табиб-педиатр Кристина Вәлиуллина вируслы инфекцияләрне профилактикалау, балалар вакцинациясе һәм педикулезны профилактикалау турында сөйләп узды.
https://vk.com/public133612977