“Яшь талантлар” театр студиясе дәресләре

2022 елның 19 феврале, шимбә

Балалар иҗат үзәгендә үткәрелә торган театр студиясе үз максаты итеп малайларны һәм кызларны аңлаешлы интонациягә, сәнгатьле сөйләргә һәм укырга өйрәтүне куя. Бу күнекмәләрне аралашу нормасына әйләндерү күздә тотыла. Укучыларның танып-белү, иҗади сәләтләрен нәфис сүз сәнгате, театральләштерү, концерт эшчәнлеге аша үстерү, сәхнә осталыгы буенча гамәли дәресләр үткәрү максатында эш алып барыла. Балалар дәрестә мәсәлләр, шигырьләр укыдылар. Укытучы Гөлчәчәк Вәлиева җитәкчелегендә  "Насос", "Су астында", "Тиз сулыш алабыз " кебек сулыш алу күнегүләре ясадылар, "Таксист һәм пассажир" пантомимасын өйрәнделәр, Убырлы карчык һәм Хәйләкәр төлке булып сөйләп карадылар .

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International