Гадиләштерелгән тәртиптә милеккә салым чигерү акчасын Шәхси кабинет аша алырга мөмкин

2022 елның 19 феврале, шимбә

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милеккә тотып калынган салым чигерүе акчаларын гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.

 

Әлеге тәртип, 100-ФЗ номерлы Федераль законның 3 пунктын исәпкә алып, аларны алу хокукы барлыкка килгән  2020 елдан алып кулланыла һәм 2021 елда өлешчә алынган чигерүләргә кагыла.

 

Салым түләвенең  чигерелүләре  булган гражданнарга карата Россия Федераль салым хезмәте 2022 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча барлык шартларны автомат рәвештә тикшерәчәк. Исәпкә алу хокукын раслый торган мәгълүмат чыганагы салым органнары карамагында булган салым агентлары яки банклар белән мәгълүмат алмашу кысаларында алынган мәгълүмат булачак. Исәпкә алу хокукын тикшерү өчен салым органнары тиешле ел өчен физик затларның керемнәре турындагы белешмәләргә ия булырга тиеш. Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы гамәлдәге законнары нигезендә, салым агентлары тарафыннан 2021 ел өчен физик затларның керемнәре турында мәгълүмат тапшыру срогы - 01.03.2022 ел. Шулай итеп, «Шәхси кабинет» та 2022 елның 1 нче мартыннан 20 нче мартына кадәр булган вакыт аралыгында мөлкәт салымыннан чигерелгән акчаны алу өчен гариза формалаштырылачак.

 

«Шәхси кабинет» та тутырылган гариза барлыкка килгәнче салым түләүчегә нинди дә булса гамәлләр кылырга, шул исәптән салым органына 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International