“ТАПАРТ” гамәлдә

2022 елның 19 феврале, шимбә

Безнең районга эш визиты белән килгән ТР Премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында «ТАПАРТ»ҖЧҖдә булдылар.

Предприятие директоры Илдар Исхаков, кыскача гына җитештерү белән таныштырып, республика вәкилләренең игътибарын предприятие өчен актуаль мәсьәләләргә юнәлтте. Исегезгә төшерәбез, биредә 2021 ел ахырында механик җыю цехы һәм административ-көнкүреш бинасы файдалануга тапшырылды. Төп җитештерү корпусы территориясендә ЧПУ белән дүрт берәмлек җиһаз урнаштырылган. Бүгенге көндә технологик процессны җайлау һәм персоналны укыту алып барыла. 2021 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең табышы 29 млн.сум тәшкил иткән. Перспектив заказлар күләме 100 млн. сум дип бәяләнә. Сәнәгать объектына бүлеп бирелгән 650 кВт электр куәтеннән  590 кВт алына. Энергия дефицитын булдырмас өчен, электр энергиясе белән тәэмин итүне 2 МВтка арттыру таләп ителә.

 

Роза Искәндәр

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International