16 февральдә Зәй шәһәре хакимиятенең зур залында районның фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары (шәхси ярдәмче хуҗалыклар) һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре конференциясе узды.
Чарада Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, ветеринария берләшмәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы банкы вәкилләре катнашты. Җыелышта районның фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге бәяләнде. «Чәчүлекләрне карауны оештыру һәм 2022 елга икътисади нигезләнгән уңыш формалаштыру турында» гы доклад белән «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Зәй районы бүлеге начальнигы Зәлия Тәхаүетдинова чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сәламәт, мул уңыш формалаштыруда мөһим факторлар турында мәгълүмат бирде. Бу - кондицияле орлыкларны чәчү, сортларны яңарту һәм сортларны алмаштыру, культураларның чәчү әйләнешенең чиратлылыгын үтәү, чиста һәм сидераль парлар белән эшләү, барлык агротехник таләпләрне үтәү, үсемлекләрне саклау биологик чараларын куллану. Шулай ук Зәлия Тәхаүетдинова бүгенге көндә районда көзге культураларның торышы турында сөйләде.