Кырыгынчы юбилей «Россия чаңгы юллары” на Ютазы районы да кушылды, анда 100дән артык ютазылы һәм 27 команда катнашты. Чаңгы юлы тәҗрибәле спортчыларны да, төрле яшьтәге һәвәскәрләрне дә берләштерде. Ярышлар «Дубравушка» балалар-сәламәтләндерү лагере территориясендә узды. Ярышларда яшьләр һәм спорт оешмалары, хатын-кызлар советы, район предприятиеләре һәм хезмәтләре вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин сәламләде. Район башлыгы әйтүенчә, “Россия чаңгы юллары " - дөньяда иң масштаблы спорт чарасы, бөтен ил буенча пандемия алды елларында анда миллион ярым чаңгычы катнашкан. Пандемия белән бәйле рәвештә безгә кайбер чараларны чикләргә һәм гамәлдән чыгарырга туры килде, әмма Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: «Эшләүче һәм спортның актив төрләре белән шөгыльләнүче кешеләр авырмый» диде, һәм шуңа күрә «Россия чаңгы юллары» чарасын үткәрергә карар ителде. Ул спорт сөючеләргә чаңгы ярышларында уңышлар, ә җанатарларга үз командалары өчен актив җан атуларын теләде.
Катнашучылар тәртип буенча старт алды: башта VIP-узыш һәм хатын – кызлар советы, аннан - мәктәп укучылары, аннары - предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре. 1000 метр озынлыктагы чаңгы трассасы —VIP узышта катнашучылар һәм хатын-кызлар советы әгъзалары өчен иде, команда эстафетасында катнашучылар өчен дистанция 1,5 км тәшкил итте.
Хатын-кызлар арасында VIP узышта иң беренче булып Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синагатуллина килде. Ир - егетләр арасында беренче урынны "Водоканал" ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Равил Шәйгарданов алды, аның вакыты - 1,35 мин.
Хатын-кызлар -VIP-узыш
1 урын - Ләйсән Синагатуллина,
2 урын - Әлфинә Шакирова,
3 урын - Рузилә Әхмәтова.
Ир-егетләр -VIP-узыш
1 урын - Равил Шәйгарданов,
2 урын - Фирдәүс Шакиров,
3 урын - Алмаз Минһаҗев.
Оешмалар арасында:
1 урын - "Химзавод",
2 урын - Урыссу үзәк район хастаханәсе,
3 урын – Урыссудагы 1 номерлы башлангыч мәктәбе,
Авыл җирлекләре арасында:
1 урын – Ютазы авыл җирлеге,
2 урын – Урыссу авыл җирлеге,
3 урын - Бәйрәкә авыл җирлеге
Мәктәпләр арасында:
1 урын - Ютазы урта мәктәбе,
2 урын-Әбсәләм авылы мәктәбе,
3 урын-Иске Урыссу авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе.