"Дубравушка" балалар бакчасында "Аҗаган" кышкы спорт - патриотик уенын ТР Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының яшьармия отрядлары арасында оештырдылар.
«Аҗаган» кышкы уенында 10 команда катнашты.
Уен тугыз станциядән торды һәм маршрут битләре буенча үткәрелде: каршылыклар полосасы, аптечка җыю, карта, викторина, дартс, автомат сүтү һәм җыю, төгәллеккә ыргыту, төеннәр, бәла сигналлары. Барлык катнашучылар да хәрби әзерлек буенча яхшы күнекмәләр күрсәтте.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1 урын - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең яшьармия отряды
2 урын - Урыссу гимназиясенең яшьармия отряды
3 урын - Каразирек урта мәктәбенең яшьармия отряды