2022 ел программасы «Моабит дәфтәрләре» тарихы истәлегенә багышланган иде.
Әдәби бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.
Ел саен үткәрелә торган конкурста шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру максаты белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, шул исәптән безнең Ютазы балалары да катнашты.
Конкурсның финалына 756 катнашучы үтте, аларның 135 җиңүчесен жюри билгеләде. Бәйрәкә балалар бакчасында тәрбияләнүче Замирә Гыйләҗетдинова 2 урынны яулады.
http://yutazy.ru/