Ютазы районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» дип аталган спорт бәйгесе үткәрде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Конкурс программасында көч күнегүләре, тапкырлыкка биремнәр, АК-47 автоматын сүтеп-җыю биремнәре бар иде.

 

Ярышларда районның иң көчле һәм кыю егетләре катнашты. Күрәсең, алар бездә кимегәннәрдер, чөнки ярышучылар бары тик өч команда – «Урыссу РҮХ” ДАССО, “Олимп” спорт мәктәбе   һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге иде. Командалар бердәм һәм тату рәвештә ярышларның барлык этапларын да уздылар, лаеклы рәвештә призлы урыннар алдылар:

 

1 урын - "Урыссу РҮХ" ДАССУ;

 

2 урын - “Олимп» спорт мәктәбе;

 

3 урын - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

 

Катнашучыларга активлыклары һәм лаеклы көрәшүләре өчен рәхмәт!

 

Автор: Анастасия Михайлова

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International