Футболны киез итекләрдә уйнадылар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

«Олимп» мәктәбенең арткы мәйданында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм футбол уйнау күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан, Урыссу поселогының  75 еллыгына багышлап, 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар һәм хатын-кызлар арасында киез итекләрдә футбол  буенча турнир үткәрелде.

 

Җиде команда – Иске Урыссу урта мәктәбе, Әбсәләм мәктәбе, «Урыссу район үзәк хастаханәсе» ДАССОның  ике командасы, ЮМР Башкарма комитеты, 2 нче балалар бакчасы, Ютазы урта мәктәбе командалары катнашты.

Салкын булуга карамастан, кызлар “кыздырды”! Ярышлар Пекиндагы Олимпия уеннарыннан да ким булмагандыр, азартлы  һәм күңелле килеп чыкты. Безнең кызлар футболны шәп уйный икән. Бу турнирда иң яхшылары дип табылдылар:

 

1 урында - Ютазы урта мәктәбе;

2 урында - «Иске Урыссу урта мәктәбе» МБОУ;

3 урында - 2 нче балалар бакчасы

Автор: Анастасия Михайлова

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International