"Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Ютазы районында 2020 - 2022 елларга 5 мәктәп ремонтланачак. Урыссу интернат-мәктәбендә остаханәләрне һәм уку бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр узачак. Шулай ук 3 нче мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалачак, азык-төлек блогыннан тыш, ул узган ел ремонтланган. Авыл җирлекләрендә мәктәпләр дә ремонтланачак. Алар арасында Каразирек, Иске Урыссу һәм Димтамак мәктәпләре бар. Иске Урыссу мәктәбендә ремонт тулысынча башкарылачак. Каразиректә мәктәп бинасы, спорт залыннан тыш, анда элек ремонт ясалган иде инде. Ә Димтамак мәктәбендә әлегә ашханәдә ремонт үткәрелмәячәк,чөнки бу искергән җиһазларны тулысынча модернизацияләү федераль программасы кысаларында, 2023 елга планлаштырылган.
Район башлыгы, узган чәршәмбе көнне, эшләр барышын контрольдә тоту өчен, мәктәпләрне йөреп чыкты. Капиталь ремонт сыйфатлы үткәрелергә һәм билгеләнгән вакытта, киләсе уку елы башланганчы тәмамланырга тиеш.
https://vk.com/urussu_official