Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Тел үсеше тарихы – кешелек үсеше тарихы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балалар иҗат үзәгенең «Сихри каләм» берләшмәсеннән килгән балалар, педагог Гөлнара Али кызы катнашты. Китапханәче Кадрия Заһретдинова укучыларны телләрнең үсеш тарихы һәм планетадагы күптөрлелеге белән таныштырды, аннан соң «Рус телен белүчеләр» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Анаграммалар, башваткычлар, ребуслар һәм кроссвордлар чишү малайлар һәм кызлар өчен мавыктыргыч шөгыль булды, алар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында балалар классикларның канатлы әйтемнәрен һәм үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Шулай ук «Телем – минем горурлыгым» дигән тематик китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.