Халыкара туган тел көне кысаларында, Үзәк китапханәдә яшүсмер китап укучылар өчен «Туган тел — безнең байлыгыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче сөйләвеннән балалар планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең - халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче булуы турында белделәр. Аннан соң балалар рус телен белүдә көч сынашты. Халык мәкальләре һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, хәрефләр турында мәзәк сорауларга җавап бирделәр, тексттагы хаталарны төзәттеләр, Денис Фонвизинның «Недоросль» комедиясе фрагментын сәхнәләштерделәр, «Тиз арада тәрҗемәче кирәк», «Хаталарны төзәтү», “Бер сүз белән» конкурсларында катнаштылар. Чара ахырында чарада катнашучыларга "Ни өчен без болай сөйләшәбез?» видеоролигы тәкъдим ителде. Балалар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр һәм биремнәрне бик шәп үтәделәр.