Ватанны саклаучылар көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен "Әтигә бүләк” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, батыр илне саклаучыларның каһарманлыклары турында сөйләде, Лев Кассильнең «Таран» хикәясен укыды, аннан соң төсле кәгазьдән җитез очучы самолетлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Очкычлар матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты, ә балалар, көч куйды, фантазия һәм иҗат күрсәтте. Әйе, үз кулларың белән ясалган бүләкләр үзеңә күп уңай эмоцияләр алып килә шул.