Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Без барыбыз да  23 февраль - Ватанны саклаучылар көне булуын балачактан хәтерлибез. Ил сакчылары  - туган илебез өчен, үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары өчен ышанычлы терәк булган затлар алар.

Бу көнне без илне яклап көрәшкән каһарманнарны искә алабыз. Хәзерге вакытта хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәүчеләрне котлыйбыз. Без Россияне тыныч хезмәт белән үстерергә ярдәм иткән һәм безнең куркынычсызлыкны тәэмин иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International