Киңәшмәдә район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә РҮХнең бер бинасын реконструкцияләү мәсьәләсе торды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Аяз Әдипович Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга безнең район өчен компьютер томографиясе аппараты алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Безне ишеттеләр һәм быел ук безнең федераль программа кысаларында Ютазы районында үз КТ аппаратыбыз булачак.
Бүгенге киңәшмәдә Аяз Шәфигуллин предприятие җитәкчеләренә хәзерге вакытта кирәкле уртак эшебездә актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте.