Зал шыгрым тулы иде. Залда һәм фойеда да бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының «Экспромт» инструменталь ансамбле һәм тематик фотозона концерт башланыр алдыннан кәефләрне күтәрде.
Ир-егетләрне бәйрәм белән Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котладылар.
Район мәдәният йортының музыка коллективлары һәм солистлары тамашачыларны костюмнары һәм талантлы башкарулары белән таң калдырды. Отставкадагы подполковник Фәрит Садыйков чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар аны аягүрә басып тыңлады.
Чараның үзенчәлеге дә күзгә ташланды - залга күгәрчен очып керде һәм тамашачылар һәм артистларны дулкынландырды. Бу гаҗәеп күренеш ни дә булса аңлаткандыр, бәлки...