Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин Миңнебай Миңнекәевның өендә булды һәм ветеранны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
- Урыссу поселогында, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветеран. Гомумән алганда, район буенча алар биш кеше. Бәлки, район җитәкчелегенә нинди үтенечләрегез яки теләкләрегез бардыр?
- Нинди үтенечләр? Соңгы юлга “киемнәр” әзер, - дип шаяртты ветеран. Шулай да ул райондагы яңалыклар белән кызыксынды. Аерым алганда, быел йортлар төзелеше күздә тотыламы, дип сорады. Күрше Азнакай районында эшләр торышына да кагылды. Һәм, әлбәттә инде, үткән тормыш юлын искә төшерде.
Район башлыгы кыскача гына район тормышына тукталып, ветеранга бүләк тапшырды. Аңа дөнья иминлекләре – сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гармониядә яшәвен теләде.