Барлык төркемнәр дә спорт ярышлары әзерләделәр.
Кечкенә спортчыларга эстафеталар үтәргә һәм җитезлек, көч, кыюлык, тапкырлыкта көч сынашырга кирәк булды. Спорт дәрте һәм үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да бар көчләрен салып, беренче булырга тырыштылар.
Залда көлү тавышлары яңгырап торды, шау-шу тынмады . Барысы да бәхетле иде!
Ә балаларның бәхетле күзләре - бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк булды.