2022 елның 21 февралендә Ютазы авылында Ютазы мәдәният йортының спорт залы бинасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган иптәшләрчә волейбол турниры үткәрелде.
Ярышларны Ютазы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марсель Закиров оештырды, турнирның химаячесе - Ютазы авыл җирлеге.
Турнирда дүрт команда – Урыссу поселогы җыелма командасы, Димтамак авылы җыелма командасы, Ютазы авылы җыелма командасы һәм Ютазы мәктәбе укучылары җыелма командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:
1 урында - Урыссу поселогы җыелма командасы;
2 урында - Димтамак җыелма командасы;
3 урында - Ютазы җыелма командасы.
Барлык катнашучылар да Ютазы авыл җирлеге башлыгының грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән билгеләнделәр.
Номинацияләрдә җиңүчеләрне аерым котладылар һәм бүләкләделәр:
иң яхшы уенчы – Большов Роман (Урыссу поселогы җыелма командасы);
турнирның иң яхшы пас бирүчесе - Хәмидуллин Айнур (Димтамак җыелма командасы).
Афәрин, егетләр!