Әбсәләм авылында яшәүче Гаптелфәрит Гыйматдин улы Гыйматдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Г. Гыйматдинов: "Сугыш чоры балалары тормыш бәясен һәм икмәк телеменең кадерен белә"

Күпне кичергән кеше беркайчан да башкалар кайгысыннан  һәм көчсезлегеннән көлмәс, чөнки күңел газапларының нәрсә икәнен белә. Бүген, 21 февраль көнне, Әбсәләм авылында яшәүче Гаптелфәрит Гиматдин улы Гыйматдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева котлады. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды. Әбсәләм авылы ветераннар советы рәисе Миңлегөл Мостафина исеменнән котлау сүзләре һәм иң изге теләкләр яңгырады.

Гаптелфәрит ага очрашуда үз тормышы турында сөйләде. Ул Балтач районының Исмәгыйль авылында күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 1941 елда, аңа 9 яшь булганда, гаилә башлыгы авырудан үлгән. Бер елдан соң, ире үлгәннән соң терелеп тә бетмичә, Гаптелфәритнең әнисе дә дөнья  куя. Ул нибары өч сыйныф тәмамлап кала.

- Ничек кенә укырга теләсәм дә, барып чыкмады,  - дип искә ала ул, - мәктәпкә йөрергә кием дә, ашарга ризык та  юк иде. Гаптелфәритне тәрбиягә алган өлкән апасы Гасыймәнең күп санлы гаиләсенә дә ярдәмче кирәк була. Үз өлешен кертү өчен, ул укуын дәвам итмәскә карар кыла, көтүче булып эшли башлый.

 

Сугыш вакытында авырлыклар һәм бәлаләр бөтенесенең өлешенә төшә: ризык, кием юк, барысы да тир түгә һәм ничектер исән калырга тырыша. Ул чакта беркемнең дә ризалыгын сорап тормыйлар,  теге яки бу урынга эшкә барасың, дип боерык биргәннәр дә җибәргәннәр.

Бу өлеш Г. Гыйматдиновка да төшә. 1950 елда яшь егетне башка кешеләр белән бергә ФЗУга, шахтер һөнәрен үзләштерү өчен Свердловск өлкәсенә җибәрәләр. Аннары ул Урта Азиядә шахтада эшли. Биредә ул Урта Азиягә ир туганы янына килгән булачак тормыш юлдашын Сәкинәне очрата. Яшьләр өйләнешә һәм бергә Әбсәләмгә яшәргә кайталар. Өй салалар,  3 ул тәрбияләп үстерәләр. 

Ятимлек тормышының барлык авырлыклары аның сәламәтлегендә чагылмый калмый. Шул сәбәпле Габделфәрит Гыйматдин улы лаеклы ялга 50 яшендә чыккан. Пенсиягә кадәр ул Әбсәләм комбинатында бетончы һәм төзүче булып эшли. Ветеранның гомуми хезмәт стажы 44 ел.

16 ел элек аның кадерле һәм яраткан хатыны, өч ул анасы вафат була. Кадерле кешеләре  – хәләл җефете, өч улы дөнья куйгач,  тормыш итү җиңел булмый, әлбәттә, әмма Гаптелфәрит ага алга таба яшәргә көч таба.

Хәзерге вакытта ул үз йортында, оныгы – уртанчы улының малае белән яши. Гаптелфәрит Гыйматдин улының  куанычы – оныгының балалары.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International