Ютазы районында «Тоннель» рейды үткәрелде

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2022 елның 22 февралендә Урыссу-Октябрьский автоюлының 3нче километрында рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, РФ ЭЭМ эзләү базалары буенча гражданнарны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 77 автомашина тикшерелде, 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, алардан 3 факт  – укырга мөмкин булмаган дәүләт теркәү билгеләре булган  транспорт чарасы белән идарә итү, бу РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең «Төп Нигезләмәләрен бозуның 2 пунктын бозу булып тора.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, язгы сезон башлану белән, автомобильнең техник торышына игътибар итегез, яктырткыч  приборларның, пыяла чистарткычларның, электр үткәргечләрнең төзеклеген тикшерегез. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайлагыз, җәяүлеләр кичү юлларына якынлашканда тизлекне алдан ук киметегез. Сезонара шартларда киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуны тәэмин итегез, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен яктылык кайтаргыч элементлар йөртү актуаль.

Әгәр автомобиль  йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш  транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International