Квалификацияле электрон имза киң куллану спектрына ия:
ул барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;
- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү» сервисы аша тапшырганда.
Квалификацияле электрон култамга ачкычын теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин. Эшмәкәрләргә электрон култамганың квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, USB-төп мәгълүмат чыганагын, сертификацияләнгән Россия ФСТЭК яки Россия ФКХ аша тапшырырга һәм идентификация процедурасын узарга кирәк. КЭК чыгаруга гаризаны онлайн «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша бирергә, йә теләсә кайсы салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өстәмә мәгълүматны www.nalog.gov.ru Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Электрон култамганы ничек һәм кайда алырга?” бүлегендә алырга мөмкин яки Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.