«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салымы чигерүләрен гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.
Әлеге тәртип, 100-ФЗ номерлы Федераль законның 3 пунктын исәпкә алып, 2022 елдан кулланыла һәм 2020 елдан алып аларны алу хокукы барлыкка килгән һәм 2021 елда өлешчә алынган чигерүләргә кагыла.
Салым түләвенең файдаланылмаган чигерүләре булган гражданнарга карата Россия Федераль салым хезмәте 2022 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча барлык шартларны автомат рәвештә тикшерәчәк. Малым чигерүе хокукын раслый торган мәгълүмат чыганагы салым органнары карамагында булган салым агентлары яки банклар белән мәгълүмат алмашу кысаларында алынган мәгълүмат булачак.