2021 елның салым чорында транспорт һәм җир салымнары буенча оешмаларга салым ташламаларын бирү тәртибе турында

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Салым Кодексының 361.1 статьясындагы 3 пунктының беренче абзацы һәм 396 статьясындагы 10 пунктының беренче абзацы(алга таба – Кодекс) нигезендә, салымнар турында законнарда билгеләнгән салым ташламалары хокукына ия салым түләүчеләр салым ташламасын бирүне сорап салым органына гариза (алга таба – ташлама турында гариза) тапшыра.

Россия Федераль салым хезмәтенең 25.07.2009 ел, № ММВ-7-21/377@ боерыгы (алга таба – Боерык) нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган транспорт һәм (яки) җир салымнары буенча ташламалар турында гариза формасы, аны тутыру тәртибе һәм күрсәтелгән гаризаны электрон формада бирү форматы расланды.

2021 елдан салым чорына кагылышлы КНД 1150064 формасы буенча ташламага гариза салым ташламасын бирү максатларында салым органына бирелергә (җибәрелергә) мөмкин. Салым органына ташлама турында гариза бирү вакыты Кодекс белән билгеләнмәгән.

Гаризаны тутырганда 5.4 һәм (яки) 6.2 кырларында салым ташламасының гамәлдә булу вакыты салым ташламасына хокукны раслаучы документ (документлар) нигезендә күрсәтелә (19 пунктның 4 пунктчасы, 20 пунктның 2 пунктчасы, боерык белән расланган гариза формасын тутыру тәртибенең 2 пункты). Оешмалар тарафыннан салым түләүченең шәхси кабинеты аша ташлама турында гариза бирү кодекста каралмаган.

Ташлама турында гаризаны асылда салым салу объектының урнашу урыны буенча  ташлама турында гаризада күрсәтелгән салым органы карый (Кодексның 83 статьясындагы 5 пункты, Россия Федераль салым хезмәтенең 25.09.2009 ел, № БС-4-21/19518@хатына кушымтаның 1.6, 2.1 пунктлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International