Гасырлар тузанын сеңдергән Акбаш авылының дин тарихы

2022 елның 25 феврале, җомга

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына Акбаш авылының күп гасырлык тарихы бар, аның эзләре безнең көннәрдә дә күзгә ташланып тора.

Үзенең табигате, кешеләре, эшләре белән аерылып торган Акбаш авылы әле күптән түгел генә мәчетле булды. Мәчетнең имам-хатыйбы, озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән  Җәүдәт Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, авыл тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Бу җирләргә беренче күченүчеләр исәбенә Уфа өязенең Байлар волосте Тайчи авылыннан Әсән Юртаев җитәкчелегендәге 17 гаилә керә. Авыл әкренләп үсә, аның үз һөнәрчеләре барлыкка килә. Биредә бут ташы һәм известь чыгару осталары киң танылу ала. Кайберәүләр чүлмәк ясау һәм кәрҗин үрү эшен үзләштерәләр, һәм бу кулдан эшләнгән әйберләргә җирле базарда ихтыяҗ зур була. Шуның белән бергә акбашлылар ата-бабаларының васыятьләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен һәм ислам кануннарын саклап калуны дәвам итәләр. Борынгы бабаларыбызның фани дөнья тормышы бакыйлыкны хәтердән чыгармыйча алып барылган . Шуннан алар җаннарына тынычлык тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International